Хезмәт

Балтач районы

16+
Котлыйбыз

Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә озак еллар профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән НАИЛ ШАҺИСЛАМОВИЧның олуг юбилее

Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә озак еллар профсоюз оешмасы җитәкчесе булып эшләгән НАИЛ ШАҺИСЛАМОВИЧның 20 июль көнне олуг юбилее иде.

Хөрмәтле хезмәттәшебез, Сезне кояш нурлары җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән олуг бәйрәмегез, 60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез.
Сез тормышчан, олы җанлы, җор телле, ачык, эшчән шәхес булуыгыз белән безгә үрнәк. Сезнең зирәк киңәшләрегез һәм ярдәмегез хезмәттәшләрегезгә нык терәк булды.
Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларыгыз белән йөреп, балаларыгыз, туганнарыгыз белән бергә гомер кичерүегез Сезне ифрат зур бәхетле итә. 60 ел эчендә Ходай биргән гомерегездә күпме авырлыклар күтәреп узгансыз, сынмагансыз, сыгылмагансыз, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып яшисез. Зөһрә ханым белән
озын-озак, тигез гомер кичерергә язсын Сезгә. Ходай Сезнең бәхетләрегезгә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларыгыз кабул булсын!


Зур ихтирам белән хезмәттәшләрегез.

im0-tub-ru.yandex.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250