Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Тормышыбыз оҗмах

Чепья авылында яшәүче Матрена Федоровна Гурьянова Яңа ел якынлашкан көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Матрена Федоровна юбилее белән котларга килүчеләрне шатланып каршы алды.
- Рәхмәт, бик зурлап килгәнсез. Бик мул тормышта яшибез. Өйләребез җылы, өстәлебез тулы ризык. Тормышыбыз чын оҗмах, - ди тыл ветераны шатлык яшьләрен тыя алмыйча.
Матрена Чепья мәктәбендә белем ала. Аннан соң хастаханәгә эшкә урнаша. Булачак ире Федот белән дә нәкъ менә шунда танышалар. Федот Гурьянов Бөек Ватан сугышында катнаша. Гурьяновлар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә кызлары Тоня, уллары Валентин Чепья авылында яши. Федот абыйның вафатына да инде чирек гасыр вакыт үткән. Бүген Матрена Федоровна кызы Тоня, кияве Камил белән яши.
- Картайгач үзең генә яшәве бик авыр. Улым Валентин күршемдә генә яши. Әмма аңа да бик авыр. Тормыш иптәшен югалткач пар канатсыз калды. Минем дә яшем бик олы. Кызым белән киявем киңәшләшкәннән соң авылга минем янга кайтырга булды, - ди Матрена Федоровна. Юбилярның ветераннар өчен салынган махсус йортка күченгәненә дә инде берничә ел булган. Балачагы, яшьлеге ачлыкта, михнәттә үткән ветеран бүгенге тормышыннан бик канәгать. Еллар тыныч булып шушы рәхәтлектә бераз яшәргә язсын иде, дип тели ул. Матрена Федоровнаны юбилее белән котларга килгән социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Чепья җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, Чепья хастаханәсенең баш табибы Ирек Фазлыев та шулай дип теләде.
Рәсемдә: Матрена Федоровнаның Рәсәй Президенты юллаган котлау хатына бик күңеле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250