Хезмәтенә күрә хөрмәте
Барча бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре һәм районның сәламәтлек саклау өлкәсенә зур өлеш керткәннәре өчен Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
- Гөлнара Мансур кызы Гыймранова — поликлиниканың табиб-фтизиатры;
- Актилек Акжолович Ырысбаев — хирургия бүлегенең табиб-хирургы;
- Гөлназ Альфрид кызы Низамиева — терапия бүлегенең табиб-терапевты;
- Альбина Денисовна Гарипова — поликлиниканың акушер-гинеколог кабинеты акушеркасы;
- Тәгъзимә Гаптрәүф кызы Сәләхиева — Мельничная фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры, мөдир.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Фәймә Нигъмәтуллин кызы Нигъмәтҗанова — сыер савучы;
- Фәнзия Галимҗан кызы Рәхматуллина — сыер савучы;
- Зиннур Зиннәтулла улы Хәкимуллин — машина-трактор паркы мөдире.
***
Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм Совет гаскәрләрен Әфганстаннан алып чыкканга 36 ел булу уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Рәис Каюм улы Вәлиев;
- Рафаэль Габделбәр улы Шакиров;
- Николай Александрович Раков;
- Фирдинант Наил улы Нәфыйков.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Борнак» җәмгыятендә эшләүче Рушан Рафаэль улы Габделхаков Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәне һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Нөнәгәр урта мәктәбе директорының урынбасары Зөлфия Мөхәммәт кызы Гыймадиева Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район мәгарифе үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Рафаэль Шәрип улы Ильясов — Чепья урта мәктәбенең физик культура укытучысы;
- Әнисә Рәсим кызы Җәләлова — Балтач гимназиясенең педагог-психологы;
- Лилия Рафаил кызы Гарәфетдинова — Балтач гимназиясенең озынайтылган көн төркеме тәрбиячесе;
- Нурания Садыйк кызы Мифтахова — Бөрбаш урта мәктәбенең математика укытучысы;
- Луиза Икрам кызы Фазылянова — Нөнәгәр урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, юл төзелеше үсешенә зур өлеш керткәне өчен «МДСУ-1» оешмасының директорлар Советы рәисе Рашит Мәгъсүм улы Ильясов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Хәтимә Гыйлмулла кызы Гарипшина — Ор авылыннан хезмәт ветераны;
- Рафаэль Хәбибрахман улы Хәбибрахманов — Смәил авылыннан тыл ветераны;
- ФәнияГарифулла кызы Мөбарәкшина — Пыжмара авылыннан тыл ветераны;
- Шәмсенур Газиз кызы Газизова — Яңгул авылыннан тыл ветераны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев