Хезмәтенә күрә хөрмәте
Бүләкләнүчеләрне ихластан котлыйбыз, алдагы тормышларында зур уңышлар, сәламәтлек телибез!
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Кама» хуҗалыгы тракторчысы Хәлиф Хаузир улы Гафиуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Смәел» җәмгыятендә шофер булып эшләүче Илдус Гайнулла улы Галимуллин Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Бөрбаш» җәмгыяте операторы Сәлим Галимҗан улы Әхмәтҗанов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Кама» хуҗалыгы хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
- Зөһрә Рафаил кызы Галиәхмитова — сыер савучы;
- Фирдинанд Дарбиян улы Дәүләтшин — тракторчы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен «Смәел» җәмгыятенең бригадиры һәм Сизнер авылы старостасы Юрий Анатольевич Васильев Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Тимирязев исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнделәр:
- Илдар Рефат улы Нургалиев — ферма мөдире;
- Фәүзия Коттус кызы Хәйруллина — сыер савучы.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен Тимирязев исемендәге җәмгыять хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Фәнис Фәхретдин улы Гарифуллин — шофер;
- Фәнил Харис улы Хәбибуллин — заправщик.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Смәел» җәмгыяте хезмәтчәннәре Балтач муниципаль районының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
- Дамир Хәмәзаһир улы Галиев — фуражир;
- Фаил Наил улы Закиров — ат караучы;
- Рәмис Рафис улы Низаметдинов — терлекче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев