Субаш мәдәният йорты хезмәткәрләре үткән бәйрәм көннәрендә “Җырлыйм туган якта” исемле концерт әзерләп, авыл халкына, кайткан кунакларга бәйрәм шатлыгы бүләк итте.
Әлеге концертта авылдан читтә яшәүчеләр дә бик теләп катнашкан. Район сәхнәләрендә даими чыгыш ясаучы Илгиз Васильев та моңлы җырлары белән куандырган. Хәзер әнә кызы да үсеп килә, ул да әтисе кебек җыр-моңга сәләтле.

Фото: автор
Нет комментариев