Арборымны чорнап алган
Таулар ышыклап җилдән.
Соклана гүзәллегеңә
Һәр кунак сиңа килгән.
Кәтәй, Шәми урманында
Шаулый чыршы, наратлар.
Язмыш кочагына очтык,
Ныгып синдә канатлар.
Фәхри урманында җиләк
Кызарып пешә җәен.
Гөлкәй чишмәсеннән куйсаң,
Тәмле җиләкле чәең.
Татар , мари - ут күршеләр,
Гомер кичерә бергә.
Сиңа кайтсам туган авыл,
Китәсем...
Арборымны чорнап алган
Таулар ышыклап җилдән.
Соклана гүзәллегеңә
Һәр кунак сиңа килгән.
Кәтәй, Шәми урманында
Шаулый чыршы, наратлар.
Язмыш кочагына очтык,
Ныгып синдә канатлар.
Фәхри урманында җиләк
Кызарып пешә җәен.
Гөлкәй чишмәсеннән куйсаң,
Тәмле җиләкле чәең.
Татар , мари - ут күршеләр,
Гомер кичерә бергә.
Сиңа кайтсам туган авыл,
Китәсем килми бер дә.
Флера Габдуллина
Нет комментариев