Авылны гөрләтәләр
Яшьләр бер-берсе белән бик теләп аралаштылар
"2025 ел — Ватанны саклаучылар елы уңаеннан, шулай ук профессиональ тәҗрибә туплау ниятеннән Яңгул, Шеңшеңәр, Смәел мәдәният йортлары бергә җыелып, өч авылда матур концертлар куйдылар.
22 февральдә Яңгул мәдәният йортында башланып киткән концертлар, кичә Смәел мәдәният йортында тәмамланды.
Тамашачыга әби — бабаларыбызның онытылып баручы милли уеннары мастер класслар аша тәкъдим ителде. Яшь буын өлкәннәр белән беррәттән уеннарда бик теләп катнашты. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай көнен дә билгелэп, халык белән бергәләп, " И туган тел" жырын да җырладык.
Әлеге концертка Салавыч мәдәният йорты үзешчәннәре дә кушылды, һәр концертта туган як, мәхәббәт, тынычлык турында җырлар, сугыш тематекасына биюләр башкарылды, шигырьләр сөйләнде, батыр, герой ил уллары искә алынды. Өч авылга барып концерт кую безнең өчен чын тәҗрибә булды, төрле моментлар алдында югалып калмаска өйрәндек, тәнкыйть күзлеге аша эшләребезгә нәтиҗә ясадык. Яшьләр бер-берсе белән бик теләп аралаштылар, куллардан телефон да төште, очрашулар чын җылы аралашуга әверелде", - дип язалар безгә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев