Балтач гимназиясе укучылары планета буйлап атлый
Мәдәният

Балтач гимназиясе укучылары планета буйлап атлый

Сәфәрчеләр кызыклы уеннарда да катнашып, юлга чемодан “тутырдылар”, “Тәмлетамак” уенында шаурма белән пылау “ясап” карадылар, география темасына башваткыч чиштеләр.

Сәяхәт – ул үзебез һәм безне чолгап алган дөнья турында күбрәк белү өчен, эчке һәм тирә-юньгә сәфәр ачкычы. Ул кешеләрнең иң яраткан шөгыльләренең берсе. 

19 декабрь көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә узган «Планета буйлап атлыйбыз» дип аталган библио-сәяхәт дөнья гизәргә чакырды. 

Сәяхәттә катнашучылар – Балтач гимназиясенең 8-А сыйныфы укучылары – төрле илләр, шәһәрләр турында кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәрчеләр кызыклы уеннарда да катнашып, юлга чемодан “тутырдылар”, “Тәмлетамак” уенында шаурма белән пылау “ясап” карадылар, география темасына башваткыч чиштеләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев