Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Балтач мәктәбе кызлары тамашачыга хатын-кызлар батальонындагы тормышны тасвирлады

Тамашачылар сәхнәдәге хәлләрне тын да алмый күзәтте

Чепья авылы мәдәният йортында Гөлшат Мөхәмәтшинаның «Миләш чыпчыклары» спектакле күрсәтелде.

Балтач урта мәктәбенең 10 "В" сыйныфы кызлары сугыш чорындагы катлаулы һәм авыр мизгелләрне үз йөрәкләре аша уздырып, тамашачыга хатын-кызлардан гына торган батальондагы тормышны тасвирладылар. Афәрин, кызлар!

Тамашачылар сәхнәдәге хәлләрне тын да алмый күзәтте. Кыю кызлар ролен илһамланып уйнаган яшь актрисалар аларның куркусызлыгын һәм каһарманлыгын гына түгел, ә кешелекнең тирән кичерешләрен, курку һәм өметләрен дә җиткерә алдылар.
Спектакль фашизмны Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән героик хатын-кызларны искә алу чарасы булды. Ул тынычлыкның бәясе һәм ватан азатлыгы өчен гомерләрен биргән кешеләрнең истәлеген сакларга кирәклеген искәртте. Спектакль тәмамланганнан соң зал озак алкышлады, актерларга һәм бу күңелгә үтеп керерлек һәм патриотик куелыш өстендә эшләүчеләргә рәхмәт белдерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спектакль Балтач мәктәбе