Раилә Кадырова Республика фестиваль-конкурсының финалисты булды. Котлыйбыз!
"Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында "Виз-Арт" визуаль сәнгать Республика фестиваль-конкурсының финал этабын үтте. Биредә Балтач урта мәктәбенең 8а сыйныф укучысы Раилә Кадырова (балалар сәнгать мәктәбенең 4 сыйныф укучысы, укытучысы Сәйфетдинова Г.Р.) "рәсем сәнгате" юнәлеше буенча финалист булды. Аның ике эше Республика күргәзмәсенә тәкъдим ителде.

Фото: Раилә Кадырованың шәхси архивыннан
Нет комментариев