8 февраль көнне "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең зона туры Чепья мәдәният йортында башланып китте. 9 февральдә Норма, 10 февральдә Кече Лызи мәдәният йортларында узды.
12 февраль көнне район мәдәният үзәге Балтач урта мәктәбе, гимназия укучыларын һәм дә Сәнгать мәктәбе укучыларын җыйды. Быел да бик күп бала катнашкан, номерларда башка елларга караганда әллә ни үзгәлек сизелми, концерт номерлары быел чагыштырмача азрак, диделәр, әмма укытучылар да, балалар да бәйгегә әзерлек белән килгәннәр, җаваплы караганнар, бик күбесе жюриның игътибарын яулады да. Алда районара турлар, алда - “Пирамида” - Гран-при.Уңышлар телик булачак яшь йолдызларыбызга!
Нет комментариев