“Факел”лылар "Калейдоскоп"тан җиңү белән кайтты.
30 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Сосновый Борда "Калейдоскоп" республика фестивале үтте.Әлеге фестивальдә Балтачның “Факел” яшүсмерләр клубы егет-кызлары да катнашты. Ел саен үткәрелүче фестивальдә безнекеләр уңышлы чыгыш ясап, җиңүче булып танылды. “Факел”лыларны чираттагы җиңүләре белән ихластын котлап киләчәктә дә зурдан-зур уңышлар телибез.
Әдилә Гарипова фотолары.
Нет комментариев