Узган җомгада «Факел»да "Аулак өй" гөрләде.
Чара кунаклары да читтә калмады алар бергәләп "Йөзек салыш», «Яшерәм яулык», «Капкалы», «Нардуган», «Колакка-колак», «Агыйдел» уеннарын уйнадылар, табышмакларның җавапларын таптылар. Отылганнар күңелле, шаян җәзалар да үтәде. Кыскасы, әлеге чара чын мәгънәсендә бәйрәм рухы алды.
- Чарага килүчеләргә дә, клубта шөгыльләнүче балаларга да ихластан рәхмәт белдерәбез, - ди "Факел" яшүсмерләр клубы педагогы Илүзә Разыкова.






Нет комментариев