Балтачның СМУ микрорайонында балалар Сабантуе гөрләде (+фоторепортаж)
Мәдәният

Балтачның СМУ микрорайонында балалар Сабантуе гөрләде (+фоторепортаж)

Кичә Төзүчеләр микрорайонында "Факел" клубы Сабантуй үткәрде. Һәрбер бәйрәмне җырлар белән башлап җибәрә алар.

Шулар ярдәмендә халык та су урынына акты мәйданчыкка. Уеннар да төрледән-төрле иде, балаларга бүләкләрнең дә шәпләре әзерләнгән. Яңа гына тәпи киткән сабыйлардан алып, 12-14 яшьлек егет-кызларга кызыклы уеннар оештырган «Факел"лыларга ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез. Оештыру эше бу юлы бик югары иде. Яшь балалы әниләр, өлкән буын кешеләре өчен уңайлык тудырып - скәмияләр куелган. Мәйданнан читтә шахмат осталары үз көчләрен сынадылар. Бу юлы баллы мамык һәм поп-корн сатучылар да бар иде. Халык караңгы төшкәнче ял итте бу көнне һәм киләчәктә дә шундый бәйрәмнәрне көтеп калачакларын белдерделәр.

250

Нет комментариев