«Хыял» үзәге Балтач урта мәктәбенең 8-10 сыйныф укучылары арасында «Караоке Battle» уены үткәрде.
Әлеге чарада бишәр кешедән торган «Хыял», «Кабак», «Хайп» «Эльвира һәм калганнар» командалары катнашты.Уен 4 этаптан торды, биредә җырга осталык та, җитезлек тә, музыка өлкәсендәге белемнәр дә, артистлык осталыклары да сыналды. Беренчелекне – «Хайп» командасы яулады. «Хыял» һәм «Эльвира һәм калганнар» команасы икенче-өченче урыннарны бүлештеләр, ә «Кабак»лылар дүртенче булды. Җыр ярышы дискотека белән тәмамланды.
Эльфира Фатыйхова фотолары.
Нет комментариев