Балтачта җомга көнне ӘРӘПӘ җыю була. Бүләкләрегезне әзерли торыгыз!!!
Мәдәният

Балтачта җомга көнне ӘРӘПӘ җыю була. Бүләкләрегезне әзерли торыгыз!!!

23 июнь - җомга көнне Балтач бистәсендә 18.00 сәгатьтә ӘРӘПӘ җыю башланып китә.

Әрәпә җыюда катнашучылар иң элек район мәдәният үзәге янындагы мәйданга җыелып, район башкарма комитеты җитәкчелегенең хәер-фатихасын алып, бистә урамнары буйлап таралачак.
Сабантуйга бирнә, бүләк җыюны безнең Балтач якларында матур һәм үзенә күрә бер кабатланмас исем белән Әрәпә җыю дип атыйлар. Бу безнең бер миллилегебезне, гореф-гадәтебезне күрсәтә.
Әрәрпә җыю - бер күңелле күренеш, урам буйлап бизәлгән атларга утырган яшьләр, бала-чага, колгалар күтәргән милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар гармун моңнарына кушылып җырлар җырлап үтәләр.
Гадәттә, әрәпә җыючыларны йорт хуҗасы яисә хуҗабикәсе капка алдында бүләге белән көтеп ала. Шунысы да кызык, Сабантуйга кунакка кайтканнар да бүләк бирә. Ә яшьләр, рәхмәт йөзеннән, аларга багышлап җырлар һәм такмаклар башкара. Әлеге йола Сабантуйга чакыру буларак та кабул ителә.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев