Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Балтачлылар «Әниләр марафонын»да катнашырмы?

«Әниләр клубы» авторы Динара Әхмәт «Әниләр марафонын»да катнашырга чакыра

«Әниләр клубы» клубы быел «Әниләр марафонын» 4 июньнән башлап җибәрде. #Әниләрмарафоны2024 проекты «Әниләр клубы» авторы Динара Әхмәт һәм «Сөембикә» журналы белән берлектә тормышка ашырыла.

«Гаилә елы кысаларында марафон ноябрь аенда узачак. Ләкин #әниләрмарафоны үз эшен хәзер үк башлап җибәрә. Тиздән Татарстаныбызда һәм читтә урнашкан татар авыл-шәһәрләрендә милли бәйрәм – Сабан туйлары гөрләп узачак.

Шул уңайдан, марафонның беренче биремен игълан итәргә булдык. Сабан туена гаиләгез белән милли киемнәрдән киенеп чыгып, матур фото-видеолар ясап, үз аккаунтыгызга урнаштырырга кирәк булачак. Шулай ук аккаунтларыгызның ачык булуы мөһим», – дип хәбәр итә «Әниләр клубы» төркеме.

Фото-видеолар керткәндә #әниләрмарафоны2024#әниләрклубы_сөембикәжурналы хештегларын язу сорала. Бу биремне үтәүчеләрнең #әниләрмарафоны проектында катнашып, ноябрь аенда узачак зур чарада җиңү шансы тагын да арта. Марафонның төп өлеше башланганчы тагын биремнәр булачак, дип яза оештыручылар.

чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Әниләр марафоны”