Балтачлылар Габдрахман Ишморатов истәлегенә фәнни-гамәли конференциядә катнашты
Чара барышында «Габдрахман Ишморатовның рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм үстерү» турындагы резолюцияне кабул иттеләр
Үрнәктә агросәнәгать һөнәр көллиятендә тарихта мактаулы эз калдырган сәүдәгәр, эшмәкәр, нәселле атлар үрчеткән Габдрахман Ишморатов истәлегенә фәнни-гамәли конференция булды.
Чарада райондашларыбыз – Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рәфкать Зарипов, Фирая Зыятдинова, Гаязов Шәүкәт, Гарипов Җәмил һәм Фёдоров Линар катнашты.
Чара барышында «Габдрахман Ишморатовның рухи һәм мәдәни-тарихи мирасын саклау һәм үстерү» турындагы резолюцияне кабул иттеләр. Резолюциянең кайберләре – Арчадагы ипподромга "Габдрахман Ишморатов" исемен кушарга. Арчада һәм Балтачта Ишморатов призына ат ярышлары оештырырга. Ишморатов турында өйрәнүләрне дәвам итәргә. Сәяхәтчеләр өчен Ишморатов биналарын торгызырга, музейларын, "Ишморат укулары"н оештырырга һ.б.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев