Балтачта башкала остазлары мастер-класслар уздырды (фото)
Мәдәният

Балтачта башкала остазлары мастер-класслар уздырды (фото)

Балалар мастер-класслардан канәгать калды

«Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзалары районыбызның яшь йолдызчыклары белән мастер-класслар уздырды.
Вокал буенча Россия һәм Татарстанның халык артисткасы, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, жюри рәисе Зилә Даян кызы Сөнгатуллина, хореография буенча Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Раилә Мөхәммәтхановна Гарипова шөгыльләнде.

Балалар мастер-класслардан канәгать калды. "Бик күп тәҗрибә тупладык, рәхмәт остазларга",- дип әйтте алар чара ахырында.


мастер-класс

Нет комментариев