Яшелләндерү юнәлешендә саллы эш башкарылды.
Балтач районы мәдәният йортлары арасында «Янәшәдәге территорияне төзекләндерү буенча иң яхшы мәдәният йорты» конкурсы игълан ителгән иде.
Конкурсның максаты: клуб территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү.
Җәй дәвамында авыл җирлекләрендәге мәдәният йортлары янында агачлар, чәчәкләр утыртылып яшелләндерү юнәлешендә саллы эш башкарылды.
Нет комментариев