Балтачта — Тукай көннәре
Чара район мәдәният үзәгендә оештырылган күркәм бәйрәм белән тәмамланды
24 апрель көнне районыбызда Туган тел бәйрәме үтте. Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан районыбызга, гадәттәгечә, бертөркем язучылар килде.
Шагыйрә, Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм, филология фәннәре докторы, танылган әдәбият белгече Фоат Галимуллин,Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ, журналист Амур Фәлах, драматург Рабит Батулла, шагыйрә Гөлзада Бәйрәмова, прозаик, әдәбият галиме Рәҗәп Бәдретдинов, шагыйрә Рифә Рахман, яшь шагыйрә Тәнзилә Галимуллина, язучылар Марат Әмирханов, Лениза Вәлиева, журналист Айсылу Галиева, район башлыгы Рамил Нотфуллин белән җылы очрашудан соң, шагыйрьнең әнисе Бибимәмдүдә каберен зыярат кылдылар, аннан соң Субаш, Куныр, Нөнәгәр, Смәел урта мәктәпләрендә укучылар белән очраштылар, фикер алыштылар, иҗатлары белән уртаклаштылар.
Әлеге чара район мәдәният үзәгендә оештырылган күркәм бәйрәм белән тәмамланды.
БЕРТӨРКЕМ ЯЗУЧЫЛАР. / ФОТО: ВАКЫЙФ ЗӘКИЕВ, «ХЕЗМӘТ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев