Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Мәдәният

Билсур Гарипов Салавыч Сәрдегәнендә узган авыл көненнән алган тәэсирләре белән уртаклашты

Үзе бер колхозны алып барырлык уңган, бердәм халык яши Салавыч Сәрдегәнендә

Редакциябезгә Балтач бистәсендә яшәүче Билсур абый Гарипов керде. Салавыч Сәрдегәнендә узган авыл көненнән алган тәэсирләре белән  уртаклашты.

— 51 ел инде шушы авылның кияве мин, тормыш иптәшем Гөлфия исемле, — ди Билсур абый. — Үзе бер колхозны алып барырлык уңган, бердәм халкы бар Салавыч Сәрдегәненең. Бәйрәмдә Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов та котлады. Авылда яшәүче һәркем шушы бәйрәмне уздыру өчен үзеннән өлеш чыгарган, зурлар өчен дә, балалар өчен дә шундый яхшы бәйрәм оештырды авыл халкы.

Мин үзем Яңгулныкы, Гөлфия дә Яңгулда кибеттә эшләде. 1971 елда Балтачка күчендек. Район мәдәният үзәге директоры Илфат Гыйльманов та килгән иде, бик яхшы итеп алып барды.

Флүзә Кадырова дигән җырчы артистларны да уздырып җырлады. Норма сандугачы ул, барлык бәйрәмдә диярлек катнашып халыкны сокландыручы. Тәслимә дә бик күңелле итеп алып барды, берсеннән-берсе әйбәт бүләкләр алганнар.

Авылның мең төрле һөнәр иясе Газинурның әлеге бәйрәмне оештыруда бик күп көче кергән, аңа чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез, — дип барлык Сәрдегән халкы, кайткан авылдашлар, килгән кунаклар исеменнән рәхмәт хисләрен белдерде райондашыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салавыч Сәрдегәне авылы