Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.
Йошкар-Ола шәһәрендә «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурс үтте. Биредә балтачлылар да катнашты. Балтач урта мәктәбенең “ЭРА” бию төркеме – икенче, ә сәнгать мәктәбенең “Восторг” бию төркеме беренче урын яулады. Биючеләрнең остазлары, хореограф Эрик Васинкин исә “Иң яхшы хореограф” исеменә лаек булып, Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.
Нет комментариев