«Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул»- дип яза классик язучыбыз Аяз Гыйләҗев
18 май - Халыкара музейлар көне иде. Безнең үткән тарихыбыз музейларда саклана.
Һәр экспонат тарихый яктан да,тәрбияви яктан да гаять әһәмиятле. Борнак авыл китапханәсендә оештырылган"Сәйлән" клубына йөрүчеләр белән, "Музей - хәтер мәгарәсе" исемле тарих сәгате үткәрелде. Һәр экспонат белән якыннан танышып, аларның тарихлары сөйләнелде. Кешегә гомер бер генә бирелә, ә тарих мәңгелек.
"Музей - бер чакта да үлми торган тере тарих ул"- дип яза классик язучыбыз Аяз Гыйләҗев.
Нет комментариев