«Чеберина-чеберай» — «Удмурт чибәре» бәйгесен һәм "Гармунчылар парады"н тамаша кылырга чакырып калабыз!!!
"Гырон-быдтон" бәйрәменең программасында берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы уеннар, милли бәйгеләр, конкурслар, спорт ярышлары.
Быелгы бәйрәм программасының нигезендә дә әлеге үзенчәлекләрне очратырга мөмкин. Милли бәйрәм буларак, удмурт халкына гына хас күренешләр, милли киемнәр, яшәү рәвешен һәм көнкүрешен чагылдырган композицияләр, милли ашлар бәйрәмгә кабатланмас төсмерләр өсти. Ә уен-ярышларга һәм бәйгеләргә килгәндә исә, «Чеберина-чеберай» - «Удмурт чибәре» бәйгесе һәм "Гармунчылар парады" - иң үзенчәлекле чара булачак. Бәйгеләрдә бүләкләрнең саллылары үз «батырларын» көтә. Удмурт һәм керәшен халкына хас дуңгыз баласы куу, җирдән ераклыкка йомырка тәгәрәтү, итек ату, күзне бәйләп йомырка җыю кебек уеннар янына таяк һәм аркан тарту, авыш һәм туры баганаларга менү, капчык бәрешү, көянтә белән су ташу, чаңгыда узышу, «балык тоту», утын кисү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, ирләр, хатын-кызлар һәм балалар йөгереше һәм башка төрле ярышлар өстәлә








Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев