Кукмара районы прокуратурасында районның Мәдәният йорты директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш кузгатылган, дип хәбәр итте "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров.
Концерт төркеме җитәкчесе прокуратурага мөрәҗәгать иткәч, прокурор тикшерү уздырган. Закон белән исәпләшмәү факты буенча учреждение директоры Алмаз Мостафинга карата административ хокук бозу буенча эш ачылган. Моннан тыш Мәдәният йорты җитәкчесеннән алган акчаларны кире кайтаруны таләп иткәннәр. Шулай ук Мәдәният йорты директорын эшеннән алу турында да карар кабул ителгән.
Нет комментариев