28 декабрь көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел карнавалы үткәрделәр. Сабыйларыбыз хөрмәтенә клуб хезмәткәрләре һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр «Заюшкина избушка» дигән спектакль куйдылар. Балалар бик кызыксынып тамаша кылды әлеге әкиятне. Чыршы янында әйлән-бәйлән уйнау, Кар кызы белән бию, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, аның белән бергә җырлау һәрбер бала өчен...
28 декабрь көнне «Факел» клубы хезмәткәрләре балалар өчен Яңа ел карнавалы үткәрделәр. Сабыйларыбыз хөрмәтенә клуб хезмәткәрләре һәм түгәрәкләргә йөрүчеләр «Заюшкина избушка» дигән спектакль куйдылар. Балалар бик кызыксынып тамаша кылды әлеге әкиятне. Чыршы янында әйлән-бәйлән уйнау, Кар кызы белән бию, Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, аның белән бергә җырлау һәрбер бала өчен бик күңелле булды. Бәйрәм барышында төрле уеннар, оттырышсыз лотерея уйнатылды. Чарада катнашкан һәрбер бала Кыш бабайдан бүләкләр алды. Ә тамаша кылырга килгән кунаклар рәхәтләнеп күңел ачып, бәйрәмнәргә шәп кәеф алып кайтып китте.
Нет комментариев