“Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә... (фото)
Мәдәният

“Халыклар дуслыгы” музеена экскурсиядә... (фото)

Чепьядагы социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы инвалидлар hәм пенсионерлар "Халыклар дуслыгы" музеена экскурсиягә бардылар.

Экскурсовод аларны туган якның тарихын, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүрешен тасвирлаган экспонатлар, шулай ук Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән яңа стенд белән таныштырды.

Музейда күзәтеп йөргәндә Рашит Фәйзрахманов фотосурәтләр арасыннан туганнарын танып алган. Биредән алар бик сөенеп, канәгатьләнеп кайттылар. Әлеге чаралар тернәкләнүчеләргә яшәү көче өстәргә зур мөмкинлекләр бирә.


250

Нет комментариев