Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Илшат Рәхимбайның "Преставь" фильмы нәрсә турында?

Райондашыбыз яшь режиссер Илшат Рәхимбай хәзерге вакытта «Күз алдына китер» дигән кыска метражлы нәфис фильм төшерү белән мәшгуль.

Илшат Рәхимбайның «Күз алдына китер» дигән кыска метражлы нәфис фильмындагы вакыйгалар ике авылда - татар һәм рус авылларында бара. Шунысы кызык: татар авылындагы вакыйгаларны - татарча, рус авылындагыларын русча төшергәннәр. Рухани атакай - поп кисәк кенә вафат булганнан соң, ике авылга бер дин әһеле - мулла кала. Мулла тәмам аптыраган: үз диненә генә хезмәт итәргәме, әллә күрше рус авылы халкына да ярдәм итәргәме? Алай итсә, авылдашлары нәрсә дияр? Мулла белән попны дин генә түгел, туганлык җепләре дә бәйләп торган икән бит. Әмма ике авыл, ике дин күпкә зуррак проблемаларны күрсәтү өчен фон гына. Бүгенге җәмгыятьтә глобаль проблемалар болай да җитәрлек бит: дөнья бутала, кешеләр бер-берсен аңламый, бер дәүләт икенчесе белән сугыша. Ни өчен болай соң бу? Нәрсәгә без яшәр өчен бирелгән вакытны нәфрәт һәм җәнҗалга сарыф итәбез? Без кем? Бу дөньяга ни өчен килгәнбез? Безне бу җиргә кем җибәргән? Яшәүнең мәгънәсе нидә? Бу сораулар һәрберебезнең күңелендә бар, тик аларны бик сирәк кузгатабыз. «Күз алдына китер» фильмы шушы сорауларны игътибар үзәгенә куеп, тамашачыны уйланырга мәҗбүр итә.

«Күз алдына китер»нең сценарие Россия күләмендәге берничә дәрәҗәле конкурсның шорт-листына эләккән. Танылган продюсер Александр Шульгин фильмның сопродюсеры булырга ризалашкан. Ул фильмны халыкара Канн кинофестивале кысаларында тәкъдим итәргә ниятли.

Фильм төшерелеп беткән, монтажлыйсы гына калган. Тик монысы иң катлаулы эш - финанс ягын да карарга кирәк. Шуңа күрә хәзер теләктәш кешеләрдән матди ярдәм җыю бара. Максат - чит илгә дә алып чыгарга мөмкин булган сыйфатлы фильм ясау.
syuyumbike.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250