Камилә Эркаева “Игелекле дулкын” Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестивалендә катнаша.
Без бу хакта алдагы көннәрдә хәбәр иткән идек инде. Тагын бер сөенечле хәбәр килеп иреште. Камилә (җитәкчесе Гобәйдуллина А.Ф.) финалның сайлап алу турына узды. Шунысын әйтергә кирәк финалга чыккан 130 баланың бары 37се генә гала-концертка уза алган. Алар арасында безнең Камилә дә бар.

Ул 29 ноябрь көнне "Мәскәү» спорт һәм мәдәният үзәгендә чыгыш ясаячак.
Нет комментариев