Кече Лызи мәдәният йортында Раштуа бәйрәме бик күңелле узган.
Театральләштерелгән тамаша, якшәмбе мәктәбе тәрбияләнүчеләре, Кече Лызи урта мәктәбе укучылары һәм мәдәният йортының фольклор коллективы катнашучыларның концерт номерлары куелган. Кыскасы, барысы да бер сулышта узган. Чараны уздырыр өчен шәхси эшмәкәрләр И.Солтанов, Н. Мухин, И. Әхмәтова, Р.Хөсәенова, «Ялтра» кибете иганә ярдәме күрсәткән. Бәйрәмнән һәр бала бүләк белән кайтып киткән.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев