Кечкенә генә Көек авылы халкы бер дә тик ятмый.
Бигрәк тә яшьләр актив бу якта. Китапханә мөдире Зилә Ильязова ярдәме һәм инициативасы белән башта урамнарда бик матур сыннар ясалды. Аннары Кыш бабай белән Кар кызы өйләрдән-өйләргә йөреп бүләкләр таратты һәм менә шушы көннәрдә генә китапханә бинасында бик матур итеп чыршы бизәлде. - Яшьләр минем төп терәгем, алар һәрчак бөтен эшемдә ярдәм итеп торалар, шуңа да мин аларны бик хөрмәт итәм һәм рәхмәтләремне җиткерәм. Ә Яңа ел бәйрәменә килгәндә, ул могҗизалар бүләк итүче бәйрәм. Һәр сабый да әлеге бәйрәмне зур түземсезлек белән көтеп ала. Шуңа күрә аларның күңелен күрүне матур традициягә әверелдерәсе килә. Әти-әниләре белән берлектә оештырылган бу башлангыч аеруча да күңелле узды, - ди Зилә.
Нет комментариев