Шимбә көнне Көшкәтбаш авылында тәүге тапкыр Чыршы ачылышы бәйрәме булды.
Бу чарага тамаша кылырга килүчеләр аның бик күңелле һәм үзенчәлекле булуын әйтә. Көннәрнең җылы торуы да халыкны сөендерде әлбәттә, чөнки бәйрәм рухын күтәрергә ул тагын бер этәргеч булды. Әлеге бәйрәм хакында көшкәтбашлылар шәхси төркемнәрендә түбәндәге фикерләрен белдергәннәр:
Рәхәтләнеп бәйрәм итәргә дә өйрәнеп киләбез, җәмәгать. Әле Кыш бабай белән Кар кызының болай иртә килеп, авылдашларны бәйрәм белән котлаганнары, кыш көне машина тартып уйнаганыбыз, ераклыкка итек атканыбыз, капкага тәгәрмәч керткәнебез, чанада тартышканыбыз, утын кисеп ярышканыбыз, тау шуганыбыз, кибетебезнең кичке 10га кадәр эшләгәне, урамда авылдашлар белән болай күңелле итеп җыелышып биеп йөргәнебез юк иде. Бәйрәмне оештыручыларга,Кыш бабай белән Кар кызына, аларны алып килүчегә, ат белән балаларны авыл әйләндерүчегә, тау ясаучыларга, урамны чистартучыларга, чыршы бизәүчеләргә, кибетчеләргә, шашлык пешереп сатучыларга, самовар кайнатучыларга һәм үзебезгә зур РӘХМӘТ! Әлеге бәйрәмнең дәвамлы булуын гына телисе кала. Барыгызны да якынлашып килүче ЯҢА ЕЛ белән!
.jpg)
.jpg)
.jpg)






Нет комментариев