Кунырда китаплы пикник үткәргәннәр? (+фото)
Мәдәният

Кунырда китаплы пикник үткәргәннәр? (+фото)

Куныр авылының актив китап укучылары китаплы пикникка чыккан.

“Яңа журналлар, газеталар белән танышу, бүгенге көн бик актуаль тема- ковидка каршы прививка турында авылыбыз табибәсе Гөлшат Шәрәфетдинованың кинәшләрен тыңлау, самовардан чәйләр эчеп, Тәнзилә Сәгыйтҗанованың мөнәҗәтен тыңладык.

Күңелле, файдалы очрашу булды бу, килгән авылдашларыма рәхмәт яусын, тагын шулай очрашып, аралашып, матур итеп яшәргә язсын”, дип хәбәр итә Куныр авылы китапханәсе мөдире Илзия Нәҗипова.

Фото: автор


китапханә Куныр авылы китаплы пикник

Нет комментариев