«Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Чепьядагы «Наз» бүлекчәсендә тернәкләнү узучы өлкән яшьтәге кешеләр өчен «Көйне танып бел!» дигән чара уздырды.
Ял итүчеләр бу конкурста актив катнаштылар. Аларның бурычы - ерак балачактан килгән җырларның исемнәрен һәм хәзерге заман җырларын тану иде. Көйне белгәннән соң, алар бергәләп бу җырны башкардылар.

Нет комментариев