“Нәрсә, кайда, кайчан?”да гүзәл затлар төгәл булды (фото)
Мәдәният

“Нәрсә, кайда, кайчан?”да гүзәл затлар төгәл булды (фото)

Көеклеләр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Нәрсә, кайда, кайчан?" интеллектуаль уенын уйнады. Чара бик җанлы барды, биредә авылның иң зиһенле ир-атлары белән нәфис гүзәл затлары көч сынашты!

Музыкаль пауза, кара тартма, блиц-тур, приз кебек өлешләр аеруча да җанлылык бирде бәйрәм чарасына! Гаиләдә ир-ат батыр, көчле, хатын-кыз зиһенле булса, тормышлар гөрләп бара диләр! Әлеге сүзләрне раслап, гүзәл затларыбыз җиңүче булып танылды, дип хәбәр итә китапханәче Зилә Ильязова.

250

Нет комментариев