Узган атнаның җомгасында «Факел» яшүсмерләр клубында «Караокэ-батл» ярышының икенче этабы уздырылды. Бу юлы көрәш Төзүчеләр урамындагы 8 һәм 9нчы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында үтте. Мондый төр чараларга халык бик куркып карый бездә, ә ярышның тәмен белеп алгач, куанычын яшерми. «Караокэ-батл»да да шулай булды. Ике команда да җыр-моңга сәләтләренең югары дәрәҗәдә...
Узган атнаның җомгасында «Факел» яшүсмерләр клубында «Караокэ-батл» ярышының икенче этабы уздырылды. Бу юлы көрәш Төзүчеләр урамындагы 8 һәм 9нчы күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында үтте. Мондый төр чараларга халык бик куркып карый бездә, ә ярышның тәмен белеп алгач, куанычын яшерми. «Караокэ-батл»да да шулай булды. Ике команда да җыр-моңга сәләтләренең югары дәрәҗәдә булуын оста күрсәтә алды һәм нибары бер очко аерма белән 8нче йортта яшәүчеләр өстен чыгып, җиңү яуладылар. Димәк, бик якын киләчәктә алар беренче этап җиңүчеләре - 3нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр белән очрашып, урамыбызның иң музыкаль йортын ачыклаячак.
Нет комментариев