Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Ор биючеләре Малмыж сәхнәсен ут итә (фото)

Ор клубының "ООРS" бию төркеме биюче кызлары Малмыж шәһәрендә узган төбәкара "Нократ моңнары" фестивалендә 3 урынны алдылар.

"Нократ моңнары" фестивалендә ел да катнашып киләбез, ел саен призлы урыннар алабыз.Узган ел "Мизгел" бию төркеме дә 3 урын алган иде. Җыр номинациясендә дә сынатмадык, беренче өчлеккә кергән идек. Быел исә авылыбыз данын "ООРS" бию төркеме кызлары яклады, алар матур чыгыш ясап, 3 призлы урынга лаек булды. Авыл клубы базасында эшләп килүче бию коллективының 47 чыгыш арасында өченче урынны яулавы бик зур уңыш. Биюче кызларга,Фәнзия Зиннуровнага афәриннән башка сүз юк. Иң олы рәхмәтем әти-әниләргә, алар балаларны Малмыжга алып баруда зур ярдәм күрсәтте. Иртәдән-кичкә кадәр безнең белән булып, чыгыш өчен җан атып, ярдәм иттеләр. Без булдырабыз КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР!!!

Раушания Гайнуллина,
Ор авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250