Орның нәни артистлары "Нократ йолдызчыклары"ннан җиңү белән кайткан.
Шушы көннәрдә күрше Малмыж шәһәрендә "Нократ йолдызчыклары" фестивале узды. Әлеге бәйгедә Орның нәни артистлары да катнашты һәм зур җиңүләр белән кайтты.

– Биючеләребез быел өр-яңа татар халык киемнәре белән чыгыш ясады. Киемнәр әти-әниләрнең ярдәме белән тегелде. Аларның һәркайсына рәхмәт. Балаларыбыз бик сәләтле. Төрле бәйгеләрдә бер-бер артлы яулаган җиңүләребез моңа ачык мисал, – ди Раушания Гайнуллина.
Нет комментариев