Концерттан кергән акча махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү максатыннан тапшырылачак
Пыжмара мәдәният йортында җирлектәге студентлар һәм эшче яшьләр катнашында зур хәйрия концерты оештырылды.
Концерттан кергән барлык акча — ул ярдәмгә мохтаҗ булган егетләргә, махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү максатыннан тапшырылачак.
Бу чара яшьләрнең бердәмлеген, ярдәмчел булуын һәм патриотизмны ныгытудан тыш, җәмгыятькә файдалы эштә катнашу мөмкинлеген тудырды.
Нет комментариев