Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Районкүләм «Театр-тылсымлы учак» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Махсус бүләк белән Түнтәр авылынын ветераннар драма коллективы бүләкләнде

Районкүләм «Театр-тылсымлы учак» бәйгесендә балалар өчен куелган спектакльләр арасында Кенәбаш авыл клубының балалар театр коллективы (җитәкчесе — Зиятдинова Зиля Мансур кызы), Сәрдек авыл клубының «Юлдаш» Үрнәк үзешчән театр коллективы (җитәкчесе - Низамова Рәйхәнә Рәхимҗан кызы), Көшкәтбаш авыл клубының театр коллективы (җитәкчесе - Хәсәнова Гүзәлия Вагиз кызы) 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. 

2 нче дәрәҗә диплом белән Түбән Кенә авыл клубының театр коллективы (җитәкчесе — Галимуллина Кадрия Мәхсүт кызы, Шубан мәдәният йортының балалар театр коллективы (җитәкчесе- Фәсхетдинов Илфат Фоат улы) бүләкләнде. 

1 нче дәрәҗә лауреат исеменә район мәдәният йортының «Спутник» балалар театр коллективы лаек дип табылды. Җитәкчесе — Гильманова Аида Вячеславовна. 


«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясе җиңүчесе Субаш авылыннан Васильев Ильвир Ильич улы.

«Иң яхшы театраль образ» номинациясе җиңүчесе — Карадуган авылыннан Баширов Алмаз Азат улы. 

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясе җиңүчесе — Балтач Халык театрының күп еллар дәвамында әйдәп баручы артисты Зәкиева Гадения Садыйк кызы. 

«Иң шаян образ» номинациясендә Әтнә авылыннан Нәсихова Гөлнур Вафа кызы. 


Мәдәният йортлары арасында җиңү яулаган драма коллективлары: 3 нче дәрәҗә диплом белән Шеңшеңәр мәдәният йортының «Ак калфак» драма коллективы (җитәкчесе- Гайфиева Ләйсән Рашит кызы), Бөрбаш мәдәният йортының «Мирас» драма коллективы (җитәкчесе — Хөсәенова Рәзилә Латыйп кызы), Ор авыл клубының «Сәхнә» драма коллективы (җитәкчесе — Гайнуллина Раушания Мөдәрис кызы) бүләкләнде.

2 нче дәрәҗә дипломга Салавыч мәдәният йортының «Асылъяр» драма коллективы (җитәкчесе- Апанова Зинфира Рәфхәт кызы), Куныр мәдәният йортының «Салават» драма коллективы (җитәкчесе - Гилязов Рәйхан Гильметдин улы) лаек булды. 

1 нче дәрәҗә диплом белән Сосна мәдәният йортының «Асылъяр» халык театры бүләкләнде. Коллективның җитәкчесе —Закирова Гөлнара Мансур кызы. 

Гран —при иясе булып Шубан мәдәният йортының «Нур» драма коллективы танылды. Җитәкчесе - Фәсхетдинов Илфат Фоат улы. Алар тамашачыга кабат мәртәбә Ләбиб Леронның «Кычыткан чыпчыгы» спектаклен тәкъдим итте.

Махсус бүләк белән Түнтәр авылынын ветераннар драма коллективы бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев