Халык зур ул, шагыйрь ул, әдип ул... Нөнәгәр авылында гомер кичерүче гап-гади авыл әбисе Рауза апа Гафиятуллинаның шигырьләре тупланган икенче китабы дөнья күрде.
“Әле китап кайтмады. Казанда чыгарттык. Төялешеп бер килегез, кунакка”, дип чакыра Рауза апа куанычыннан. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигәннәре шушы Рауза ападыр инде. Олыгайгач та үз дигәненә ирешеп яши бирә, йөзләгән шигырьләренә мәңгелек гомер бирә. Китап кулга килеп эләгә калса, сезне дә таныштырырбыз, хөрмәтле укучыларыбыз!
Нет комментариев