Салавыч авылы мәдәният йортында җирле үзешчәннәр тарафыннан Әниләр көненә багышлап гаять тә мәгънәле, эчтәлекле концерт оештырылган.
Биредә хәзер яңа завклуб - Земфира Апанова, сәнгатькә гашыйк мөдир, җырлы-моңлы Субаш авылыннан фольклорга мөкиббән Биктәш авылына килен булып килгән кеше, хәзерге вакытта яшь гаилә Салавыч авылында йорт җиткезеп яши. Тормыш иптәше Айрат та көрәш белән беррәттән мәдәнияткә гашыйк - җырлый да, бии дә, балалары да кимен куймый. Салавыч мәдәният йортын озак еллар сәнгатькә күңеле белән бирелгән Фирая апа Җиһаншина җитәкләде, Земфира да үзенең иҗат коллективы белән бергә җирлекнең мәдәниятен билгеле бер югарылыкта тотар дип уйлыйбыз.
Әниләр көненә багышланган концерт салавычлыларның уртак хезмәт җимеше, завклуб белән бергә китапханәченең дә, авыл җирлегенең дә өлеше күп кергән. Ул көнне концерттан алган тәэсирләрен тамашачы уртаклашып бетерә алмый, һәрбер катнашучыны исемләп әйтергә тырышалар, аеруча яшь егетләр- кызлар сәхнә түрендә балкый. Җирлек башлыгы Рафил Сибәгатуллин да әниләр хөрмәтенә җыр башкарган. Земфира улы Айзатка үзенчәлекле бию өйрәткән, Рәсүл Зыятдиновның җырларын тамашачы алкышларга күмгән, Ирек Төхфәтуллин авылдагы бөтен чараларда да актив катнашып килүче егет, Айгөл Шакирҗанова инде мәктәп елларыннан ук биюләре белән сокландыра.Һәрбер концертка ямь өстәүче җырчы-биюче, рольләрне оста башкаручы Рамил Нәҗипов та бу юлы үзәктә булды, моңнарын залда утыручы әнисенә чәчәк бәйләме белән җиткерде. Миләүшә Фатыйхова инде легендар җырчыбыз, аннан башка бер генә концерт та узмый биредә.
"Концертка халык бик күп килде, - ди җирлек башлыгы урынбасары Хидая Шакирҗанова.- Балалар да күп иде. Җәмгыятебез рәисе Айнур Нотфуллин да концертны бик ошатты, авылдашыбыз Фәния Нотфуллинаны да чакырдык. Бергә тырышканда бөтен нәрсәне дә җиренә җиткереп башкарып чыгып була, бары тик бердәмлек кенә кирәк. Тамашачы концертыбызны яратып караган,ошаткан, һәм чын күңелдән рәхмәт әйткән икән, димәк, уртак хезмәтебез үз нәтиҗәсен күрсәткән."
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев