Шеңшеңәрдә Гайфи бабайны өйләндергәннәр
Тамашачы җирле артистларның чыгышларын бик җылы кабул итте
«Театр – тылсымлы учак» районкүләм конкурсы кысаларында Шеңшенәр авыл мәдәният йортының «Ак калфак» коллективы Гөлшат Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай» дип исемләнгән ике пәрдәлек комедиясен тәкъдим итте.
Алтын куллы, киң күңелле, җор телле, шаян-тапкыр Гайфи бабай инде үз өендә үзе артыкка әйләнә. Кызы аңа “бай кәләш” – фатирлы әби эзли. Ләкин үзсүзле, кире Гайфи бабай отышлы тәкъдимнәрдән баш тарта. Чөнки сөекле Сабирасына, гомер иткән хатынына охшаган сөйкемле Зәкия аның күңелен яулады инде. Нишләтәсең, мәхәббәтнең үз юлы, үз язмышы…
Тамашачы җирле артистларның чыгышларын бик җылы кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев