Шодада кемне атканнар? (+фоторепортаж)
Мәдәният

Шодада кемне атканнар? (+фоторепортаж)

23 март көнне Шода клубында Данил Салиховның "Пуля"дип исемләнгән 2 пәрдәле комедиясе куелды.

Конкурс кысаларында авыл үзешчәннәре катнашында куелган әлеге спектакльне тамашачы җылы кабул итте.

“Һәвәскәр артистларның осталыгы елдан-ел үсә. Бу башкару осталыгында, сәхнә, музыкаль бизәлештә дә чагыла. Спектакльләр кую, халыкны җәлеп итү, әлбәттә, җиңелләрдән түгел. Ләкин һәр авылда талантлы һәм актив кешеләр бар. Һәм алар эштән соң вакыт табып мәдәният хезмәткәрләренә ярдәмгә килә. Бу гамәлләре зур хөрмәткә лаек”, дип артистларга югары бәя бирде жюридагылар.

Кичләрен эштән, укудан соң гаиләләрен калдырып көндәлек репетиияләргә йөргән авылдашларына клуб мөдире Венера Фәйзрахманова да бик рәхмәтле. Һәрберсенә рәхмәт әйтеп, сәламәтлек, эшәрендә һәм тормышларында зур уңышлар телим, ди ул.


театр

Нет комментариев