Сосна мәдәният йортында Аманулланың "Моңлы ядкәр" трагикомедиясе сәхнәләштерелгән
Күптән түгел Сосна мәдәният йортында үзешчән артистлар Аманулланың "Моңлы ядкәр" трагикомедиясен сәхнәгә куйды.
- Әсәр трагикомедия жанрында, гади булмаган бу әсәрне артистларыбыз бик оста башкардылар. Аларның һәрберсенә олы рәхмәтемне ирештерәм, - диде мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова.
Тамашачы җирле артислар чыгышын бик җылы кабул иткән, көчле алкышларга күмгән.
Нет комментариев