Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәдәният

Сосналыларның йөрәкләре дәртле

Сосна мәдәният йортында "Дәртле йөрәк" дип исемләнгән очрашу кичәсе үткән.

Сосна мәдәният йортында " Дәртле йөрәк" дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды. Чәй табыны артындагы бу очрашу моңлы җырлар белән үрелеп барган. Ә фойеда алар өчен "Картлыгымның яшьлеге...." исемле күргәзмә дә оештырылган.

Җәйге чор дип тормыйлар, авыл халкының күңелен күреп, алар өчен төрле матур чаралар үткәрәләр биредә. Һәм әйтергә кирәк хезмәтләре мактауга лаек, башкалар өчен үрнәк булып тора.
- "Дәртле йөрәк" очрашуы безнең җырчы, биюче апаларыбыз һәм оста тальянчыларыбызның бер очрашып алулары. Алар анда элеккеге вакытларын искә төшереп, җырлап, биеп утыралар. Кыш көннәрендә өлкән яшьтәге классташлар очраша. Ераклардан кунакка кайтучылар булса д, очрашулар үткәрәбез. Үзләре оештырган чәй табыны артында бик күңелле утыралар алар, - ди мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250