Сәрдегәннәр “Йөрәк маен” алып килде
Мәдәният

Сәрдегәннәр “Йөрәк маен” алып килде

"Бу көннәрдә Салавыч мәдәният йорты Салавыч Сәрдегәне авылы үзешчәннәрен кабул итте, - дип шалтырата Салавыч авылыннан, театр сәнгатен сөюче, актив тамашачы, мәгариф ветераны Фирая апа Низаметдинова.

- Алар Туфан Миңнуллинның "Йөрәк маем" спектаклен сәхнәләштерделәр. Ул көннәрдә авырып йөрдем, ләкин спектакльгә килергә тырыштым. Башка вакытта, үзешчәннәрнең чыгышын бәяләп, җылы сүз әйтми калмый идем, ләкин сәламәтлегем бу юлы халык алдына чыгарга җөрьәт иттермәде. Шуңа күрә, әйтәсе сүземне һәрберебез дә яратып укый торган "Хезмәт" аша белдерәсем килде.
Спектакльне яшьләр, төрле һөнәр ияләре куйды. Гөлназ Бариева, Икрам Каюмов, Ләлә Хамматова, Алмаз Мөхәммәтҗанов, Тәслимә Якупова, Фәридә Рәхмәтуллина, Наилә Яппарова (арада мәктәп укучылары да бар) рольләрне гаять тә оста башкарулары белән таң калдырды, оештыручы-режиссерлары да тырышкан. Күл буе декорациясен бик матур итеп эшләгәннәр, афәрин диясе килә осталарга! Әлеге үзешчәннәр хезмәттә дә алдынгы, гаиләдә дә үрнәк, тормыш итүләре дә күркәм. Өстәвенә, мәдәнияттә-сәнгатьтә катнашырга да вакыт табалар. Тамашачылар спектакльләрен яратып кабул итте, алга таба да әлеге коллективтан яңа чыгышлар көтеп калабыз».


250

Нет комментариев