Субаш авыл җирлегенә кергән авыллар берсен-берсе уздырып Яңа ел Чыршысын ачу тантаналарын оештыра. Узган атнада әлеге бәйрәм Көшкәтбашта гөрләсә, 28е көнне Югары Субаш авылы халкы да рәхәтләнеп бәйрәм итте. Программада күңелле уеннар, шаян конкурслар, җыр-биюләр каралган иде. Яңа елның күрке - Кыш бабай белән Кар кызы да авылдашларын котлап, ихлас...
Субаш авыл җирлегенә кергән авыллар берсен-берсе уздырып Яңа ел Чыршысын ачу тантаналарын оештыра. Узган атнада әлеге бәйрәм Көшкәтбашта гөрләсә, 28е көнне Югары Субаш авылы халкы да рәхәтләнеп бәйрәм итте. Программада күңелле уеннар, шаян конкурслар, җыр-биюләр каралган иде. Яңа елның күрке - Кыш бабай белән Кар кызы да авылдашларын котлап, ихлас теләкләрен җиткерделәр. Һәрбер килгән кеше кайнар чәй белән шашлыктан авыз итә алды.
Нет комментариев