Балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе гөрләп үтте.
Күптән түгел Таузар авылы турында газетабызда бик матур язма басылган иде. Анда мәктәп-балалар бакчасы комплексы директоры Римма Низамиева бакчаның гөрләп эшләвенә сөенечен белдереп,зур булмаган авыл өчен 15 бала йөрүен дә ассызыклап үткән иде.

Шушы көннәрдә балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәме Сабан туе гөрләп үтте. Сабыйлар төрледән-төрле ярышларда катнашып, җиңеп, рәхәтләнеп күңел ачты. Әлеге бәйрәмнең никадәр күңелле булуын фотолардан да карап күреп була.
Фото: tavzarnshdetskysad
Нет комментариев